8 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Ут-күздән сакланырга кирәк
Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим. Сайлау участокларында электрүткәргечләрнең төзеклеген, эвакуация юлларының тәртиптә булуын тәэмин итү, шулай ук элемтә чаралары һәм беренчел янгын сүндерү җайланмалары булдыру зарур. Сайлау участоклары урнашкан биналарда тавыш бирү өчен файдаланылмый торган бүлмәләр бикле булырга тиеш. Тавыш...
-
Машиналары…түләүле ялда
Узган атна дәвамында район юлларында кагыйдә бозуның 119 очрагы теркәлгән. Юл хәрәкәте инспекторлары транспорт белән исерек килеш идарә иткән 5 кешене тоткарлаганнар. Аларның машиналары штрафлы тукталышка куелган. Шунысын әйтергә кирәк, анда "ял иткән" өчен автомобиль хуҗасы шактый зур сумма акча да түләргә тиеш булачак.
-
Районга – бер, гаиләдә бишенче
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән. Ул Ташбилге авылында яшәүче Алсу һәм Илсур Ситдиковларның бишенче баласы.
-
Укытучылар грант ота
Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм Иске Матак урта мәктәбе директоры Мария Чванова "Безнең иң яхшы директор" грантын оттылар. Әлеге Татарстан гранты мәктәп җитәкчеләренең соңгы өч елдагы хезмәт нәтиҗәләренә карап бирелә. Мәктәп укучыларының өлгереше, олимпиадалар, дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә исәпкә алына. Чуаш Кичүе урта мәктәбенең математика һәм информатика...