8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Дәүләт ярдәм итеп торганда
2016 елның 24 гыйнварында, якшәмбе көнне, районда референдум үтәчәк. Һәр авыл җирлеге советы шул хакта карар кабул итте. Барлык авыл җирлекләрендә 4 декабрьдә булган совет утырышларының карарлары номерлары түбәндәгечә: Апак авыл җирлеге советы (№12), Базарлы Матак (№15), Борискино (№11), Югары Колчурино (№10), Карга (№13), Кошки (№12), Түбән Әлки (№14), Түбән...
-
Каратечылар көч сынашты
6 декабрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында кекусинкай карате буенча яшүсмерләр арасында район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде. Ярышларда районыбыздан ике команда һәм Нурлат, Чистай шәһәрләреннән иң көчле спортчылар катнашты. Бәйгедә беренче урынны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - "Алинә" спорт залы командасы һәм Нурлат...
-
Юхмачы интернат-йортының киң күңелле ярдәмчеләре күп
Юхмачы интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган бүлмәләргә ремонт ясалды. Бу чыгымлы эшне башкарып чыгуда төзелеш һәм бизәү материаллары, акча белән эшмәкәр Шәйхетдинов Альберт, Әһлиуллин Дамир, Пасыева Римма, Шәйхетдинов Дамир ярдәм иткән. Алар булышлыгы белән стеналарга төрле рәсемнәр, чәчәкләр эленгән, идәннәргә йомшак келәмнәр җәйгәннәр. Район электр челтәрләре (җитәкчесе Тәлгать...
-
Югары Матак авылында көпә-көндез ялгыз яшәүче әбинең өе янып китә
Югары Матак авылында көпә-көндез ялгыз яшәүче әбинең өе янып китә. 6 декабрьдә көндез унынчы яртылар тирәсендә район янгын частена шул хакта хәбәр керә. Санаулы минутлар эчендә урынга барып җиткән дүрт янгын сүндерү машинасы ут белән көрәшә башлый. Янгын шактый таралып өлгергән була. Шуңа карамастан, "кызыл әтәч"кә бик тиз чик куела....
-
“Алинә” көрәшчеләрне җыйды
5 декабрьдә "Алинә" спорт залында билбау көрәше буенча ачык турнир үтте. Билбау көрәше соңгы елларда зур популярлык алды. Ул Казанда үткән Универсиада уеннарына да кертелгән иде. "Алинә"дә үткән турнирда күрше Спас, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары көрәшчеләре һәм үзебезнекеләр катнашты. Ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар бил алышты....