Александр Никошин әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый
Рәхмәт сезгә, Җиңү солдатлары!
Сугыш - ил өстенә ишелеп төшкән, шәһәр, авылларны яндырып көл иткән афәт, һәр гаиләнең, һәр кешенең бүгенгесен җимереп, киләчәккә өметләрен өзгән чиксез кайгы.
Сугыш - миллионнарның Ватанын, азатлыгын яклап яуга күтәрелүе, ут астына керүе, тылда фидакарь хезмәте. Сугыш - толларның ачы хәсрәте, ятимнәрнең мәңге кипмәс күз...