9 июль 2025 яңалыклары
-
2025 ел башыннан Татарстанның 800 дән артык күп балалы әнисе пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
-
300дән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты буенча укырга кереште
«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары исәбеннән аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, инвалидларны, һәлак булган МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналарын укыту оештырылган.