9 декабрь 2014 яңалыклары
-
ДЮСШ футболчылары быелгы сезонны гаять уңышлы төгәлләделәр
Үткән атнада мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган республика беренчелегендә малайларыбыз 48 шәһәр һәм район командасы арасында алтынчы урынны яулады. Бездән алда - Казанның Вахитов районы ДЮСШ командасы, Мамадыш, Бөгелмә футболчылары. Ә Яр Чаллы, Казан-2, Бөгелмә-2, Арча, Биектау, Чүпрәле командалары исә бездән артта калды. Бездә бик көчле малайлар үсеп килә. Нәтиҗәләр...
-
Малайларыбыз – волейбол осталары
Быел мәктәбебезнең яшь волейболчылары алты республика бәйгесендә, шул исәптән пляж волейболы ярышында катнаштылар. Республиканың беренче мәктәп Спартакиадасында финал уеннарында катнашып, Сарман командасына 2:1 исәбе белән оттырып, дүртенче урынны алдылар. Волейболчыларыбыз шулай ук республика беренчелегенең барлык яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. 1998 елда туган һәм кечерәк малайлар ярышларында - бишенче урынны, 2000...
-
Телефон аша хокукый ярдәм
11 декабрьдә кешеләрнең хезмәт хокуклары үтәлүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында "кайнар линия" ачыла. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре теге яки бу мәсьәлә буенча җентекле мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8(843)236-40-17, 8(843) 236-40-98,...
-
Чистай электр челтәрләре оешканга 50 ел булды
Электр энергиясе белән безнең районны Чистай электр челтәрләре тәэмин итә. Бу зур предприятие оешканга әлерәк кенә 50 ел булды. Ә районда электр челтәрләре 1974 елда барлыкка килә. Шулай итеп, өйләребезне якты, эш урыннарыбызны уңайлы иткән энергетиклар үткән атнада үз оешмаларының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр. Каманың бу ягындагы 7 районны...
-
Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, концертлар үткәрелде
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, спорт ярышлары, концертлар үткәрелде һәм күрсәтелде. Юхмачы мәктәбе коллективы бәйрәм концерты белән сөендерде. Район инвалидлар җәмгыяте тулы бер бәйрәм оештырды: үзешчәннәр чыгышлары, шахматка өйрәтү дәресе, төрле уен-ярышлар аларда катнашкан һәркемнең кәефен күтәрде. Эшмәкәр, район үзәгендә кибет тотучы Дамир Әһлиуллин интернат-йортка көчле...
-
Каргада бу арада каз өмәләре үтә
Халкы каз үстерү белән актив шөгыльләнүче Каргада бу арада каз өмәләре үтә. Биредә казны күпләп (50-200 баш) үрчетүчеләр аз түгел. Затлы кош итен кирәксенүчеләр дә җитәрлек - көн саен авылга 30-50 каз түшкәсе сорап мөрәҗәгать итәләр. Түшкәсен, эче-башы һәм мамыгын кушып исәпләгәндә һәр коштан хуҗалары 1,5 мең сум табыш ала.