10 апрель 2014 яңалыклары
-
Электр линияләренә, газүткәргечләргә тиеп торучы агач ботакларын кисү зарур
Базарлы Матакның Яшьләр урамында әлегә бер генә яктырткыч та юк. Аларны урнаштыру өчен "бишенче" линия сузарга кирәк. Моны эшләргә бакчалардагы агачлар комачаулый. Яшьләр урамында үткәрелгән халык җыенында сүз шул турыда барды: хуҗаларга электр линияләренә тиеп торучы агач ботакларын кисәргә кушылды. Район газ эксплуатацияләү хезмәтенең дә әлкилеләргә гозере шундый ук. Күпчелек...
-
Коррупция, ришвәтчелек чирен бердәм көч һәм тырышлык белән генә савыктыра алачакбыз
9 апрельдә Чистай шәһәрендә булган зона семинар-киңәшмәсендә коррупциягә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү, бу яман күренешкә киртә куюның үтемлерәк чараларын табу хакында сүз барды. Анда районыбыздан да вәкилләр катнашты. Җәмгыятебез өчен куркыныч чиргә әверелгән коррупциягә каршы көрәшкә хөкүмәтнең дә, җәмәгать оешмаларының, масскүләм мәгълүмат чараларының да чын-чынлап алынуына халыкның күпчелеге ышана башлады...
-
Хәзер “Әлки хәбәрләре” газетасына өйдән генә дә язылырга мөмкин
1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Хәзер "Әлки хәбәрләре" газетасына өйдән генә дә язылырга мөмкин. Моның өчен сезгә сайтта ("подписка") теркәлергә, физик яисә юридик зат категориясен, подписка каталогын сайларга кирәк. Аннан языла торган басманы газета-журнал исеме яки индексы буенча эзләп табасы. Әйтик, "Әлки хәбәрләре" дип яки...
-
8 апрельдән велосипед йөртүчеләр һәм скутерчылар өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә
Аның нигезендә юлларда велосипедчылар өчен махсус полоса булдырылачак. Мопед хуҗаларын исә документларын үзләре белән йөртәргә мәҗбүр итәчәкләр. Машина йөртүчеләр борылышларда велосипедчыларга юл бирергә тиеш булачак. Тротуар буйлап исә велосипедчылар махсус урын булмаган очракта гына йөри ала. фото subscribe.ru сайтыннан
-
Mай аенда безне озын яллар көтә
1,2,3,4,9,10 һәм 11 май ял көннәре булачак, дип хәбәр итәләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан. Мәгълүм булганча, 1 Май (Яз һәм хезмәт бәйрәме) һәм 9 Май (Җиңү көне) - бәйрәм көннәре. 3,4, 10 һәм 11 май - атна ахыры яллары. Ә 2 майга быел...
-
Әлки районы ветеринария табиблары Рафик Галләмов һәм Фердинат Мәхмүтов ветеринария хезмәткәрләренең дүртенче халыкара конгрессында катнаша
9-11 апрельдә Казанда узучы әлеге зур форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 20 чит илдән вәкилләр килгән. Анда ит, сөт җитештерү, кошчылык, гомумән, терлекчелек тармагындагы күпсанлы ветеринария проблемалары турында сүз бара. Шулай ук ветеринария хезмәткәренең абруен күтәрү, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү көнүзәк тема булып тора. Әлеге мәсьәлә районыбыз өчен дә актуаль....