10 апрель 2017 яңалыклары
-
Әлки районы халкын кисәтәләр: язгы бозга керү куркыныч!
Язын боз көпшәкләнә, юкара, ул ышанычсызга, тормыш өчен куркынычка әверелә. Халыкта "Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Төнге салкын һавада ул ныгып киткәндәй булса да, көндез кояш астында тиз җылына һәм эри. Шуңа күрә елга-сулыклардагы бозга кермәскә, балаларга да моның ничек куркыныч булуын аңлатырга кирәк....
-
Әлки районыннын 11 яшьлек каратэчы Булат Борһанов Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулады
Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады. Бөтенроссия Гагарин турниры Ульяновск шәһәрендә булды, быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Анда илнең 5 регионыннан, 20 дән артык шәһәрдән 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларда 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады. Районыбыз данын әлеге бәйгедә...
-
Әлки районында 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә
25 апрельдән район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела. Авылларда урамнарны, йорт тирәләрен, елга буйларын кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистарту зарур. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының әйбәт хәлдә булуы мөһим. Махсус режим чорында янгын хәвефе булган эшләр башкару да...
-
Әлки районыннан 1,5 елда 40 егет контракт буенча армиягә хезмәткә киткән
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш комиссия эшчәнлеге белән башланып китте. Бу язда армиягә кырыклап егетебезне озатачакбыз. Аларның беренче төркеме инде 17 апрельдә ук китәчәк. Бер ел озак вакыт түгел, исән-сау хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтсыннар. Бүгенге сүзебез исә чакырылыш түгел, контрактлы хезмәт турында. Россия армиясен контракт нигезендә хезмәт...
-
Әлки районында үткән атнада ике исерек йөртүче тоткарланган
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 76 очрагын ачыклаганнар. Ике йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган. Сәрхүш йөртүчеләрне ел ярымнан ике елга кадәр "права"ларыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф көтә.
-
Әлки районында үткән атнада ике авылда янгын булып, өй һәм сарайлар янган
Үткән атнада районда ике янгын булган. 4 апрель кичендә Татар Борнае авылында шәхси хуҗалыкның каралты-куралары янып бетә. Тавыклар, йорт куяннары да ут эчендә кала. Ярый әле сарай иминиятләштерелгән булган. Янгынның сәбәбе әле ачыкланмаган. (причина пожара устанавливается). 7 апрельдә Татар Мулла авылында шәхси йортта ут чыгып, өй дә, каралты-куралар да янып...