10 июль 2020 яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре”н сатып алырга да була
“Әлки хәбәрләре” газетасын сәүдә нокталары аша сатып алырга да мөмкин хәзер.
-
Әлки районында шартлы срокка хөкем ителгән бәндә төрмәгә утырган
Берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан ирнең шартлы хөкем срогы иректән мәхрүм итүгә алыштырылган.
-
Әлки районы Яңа Чаллы авылында үзара салымга юл салалар
Яңа Чаллы авылында су башнясына кую өчен “Лоцман” автоматы сатып алганнар.
-
Әлки районы: Мөдәррис Шәйхетдиновның кызына соңгы сүзләре
Май башлары иде. Иртәдән яңгыр койды, ә кичкә таба балкып кояш чыкты, салават күпере пәйда булды... Әтисе үзенең диагнозы турында белә иде, сызлануларын сиздермәскә тырышып, акрын, әмма аңа хас булганча ныклык белән сөйләде: “Йолдызым (Венераны ул яратып шулай дип атый иде), сиңа районга кайтырга кирәк”. Мөдәррис ага бер әйткәнен кабатларга яратмый иде, якыннары аның һәр сүзен канун кебек кабул итәргә күнеккән. 25 майда ул бакыйлыкка күчә. Июньдә яшь белгеч Венера Шәйхетдинова Казан медицина көллиятендә укуын тәмамлап районга кайта. Аны Түбән Әлки табиблык амбулаториясенә табиб-стоматолог итеп билгелиләр. Ул көннәрдән соң инде 25 ел узып киткән.
-
“Әлки хәбәрләре” бүләкләр уйнатты. Төп приз Югары Колчуринога китте
Быелның икенче яртысына район газетасына язылган әбунәчеләребез арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Һәм менә отыш ияләре билгеле булды.