10 август 2015 яңалыклары
-
Безнең районга 85 ел
10 август - туган ягыбыз тарихында зур әһәмияткә ия дата. Нәкъ шул көнне, 1930 елда Татарстан автономияле совет республикасында яңа административ берәмлек - Әлки районы барлыкка килә. Шулай итеп, быел районыбыз оешуга 85 яшь тулды. Мөстәкыйль берәмлек буларак Әлки районы 1963 елның 1 февраленә чаклы яши һәм эшли. Аннары ике...
-
Койманы җимереп кергән
Узган атнада Базарлы Матакта Көнчыгыш урамындагы шәхси хуҗалыкның коймасын бәрдереп, ишегалдына зур тизлектә җиңел автомобиль килеп керә. Машина руле артындагы ир-ат җиңелчә тән җәрәхәтләре ала. Ә автомобиле ишегалды уртасындагы ташка бәрелеп бик нык зыян күрә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге авария автомобиль белән идарәне югалту аркасында килеп чыккан. Бәхеткә, машина бәреп...
-
Ремонт төгәлләнүгә бара
Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган район мәдәният йорты тиздән үз ишекләрен ачачак. Биредә ремонт инде төгәлләнеп килә. Төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар. Шул ук вакытта бүлмәләргә яктырткычлар, тавыш көчәйткеч һәм башка җиһазлар монтажлау да бара. Үткән атнада Түбән Колчуринода күп функцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин...
-
Надежда Емелюкова бакчасы, Чуваш Бурнае авылы
-
Көзге чәчүгә туфрак әзерләнә
Район механизаторлары урып-җыю эшләре белән бергә көзге чәчүгә туфрак та әзерлиләр. Көзен 24500 гектарда чәчү планлаштырыла. Бүгенгә шуның 22 мең гектарында эш тәмамланып та килә. -Бүгенге чәчү әйләнешендә бодай, арыш, тритикале төп культуралар булачак. Чәчүне 15 августларда башлап, сентябрьнең беренче атнасында тәмамларга уйлыйбыз,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча...
-
Уракның 46, көзге бодайның 91 проценты җыелды
Районыбыз басуларыннан 21194 гектарда бөртеклеләр җыеп алынды. Бу барлык мәйданнарның 46 проценты дигән сүз. 7 августка авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 46 мең 551 тонна көзге бодай, 947 тонна борчак суктырылган. Игенчеләребез бу көннәрдә көзге бодай урагын төгәлләргә җыена. "Хузангай", "Юхмачы", "Ташбилге" хуҗалыклары әлеге культураны урып-җыю тәмамланды. Район буенча...