10 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Янгын склад түбәсен юк иткән
9 ноябрьдә төнге сәгать унберләр тирәсендә "Кызыл Шәрык-Агро"ның Иске Камка авылында урнашкан запас частьлар складында янгын чыга. Бинаның түбәсе тулысы белән янып бетә. Утның сәбәбен ачыклау буенча тикшерү бара.
-
Киокусинкай-каратэ буенча узган республика беренчелегендә беренче урын Әлки җыелма командасына бирелде
"Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча узган республика беренчелегендә районыбыз җыелма командасы җиңү яулады. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган 8-13 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында узды. Анда Татарстанның 12 районыннан 135 бала көч сынашты. Иртәдән кичкә чаклы барган көрәшне карарга "Алинә"нең тамаша залына яшьләр дә, өлкәннәр дә...
-
Депутат кабул итә
14 ноябрьдә район хакимияте бинасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итә. Кабул итү 14 сәгать 30 минутта башлана.
-
Түбән Әлки мәктәбенә 17 миллион сумга төшереп капиталь ремонт ясалачак
Киләсе елда райнда төзеләчәк һәм ремонтланачак социаль көнкүреш объектларына проектлар, смета документлары булдырыла. Төзүчеләрнең Катюшина, Йолдыз, Абдул Салман авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына 100әр мең, Бибай Чаллысы һәм Мулланур Вахитовтагы пунктларга 500әр мең сумлык ремонт ясыйсылары тәгаен билгеле инде. Ә Алпар һәм Урта Әлкидә модульле яңа ФАПлар барлыкка киләчәк. Район үзәк хастаханәсе...
-
Район басуларында кукуруз һәм көнбагыш урагы вакытлыча тукталып тора
Район басуларында кукуруз һәм көнбагыш урагы вакытлыча тукталып тора. Бу комбайнннарның кырга керә алмавы белән бәйле.7 ноябрьгә механизаторларыбыз бөртеккә үстерелгән кукурузның 50 процентын, май культурасы көнбагышның 74 процентын суктырып, Базарлы Матак элеваторына һәм терлекчелек комплексларының азык утарларына озатты. Барлыгы 11,5 мең тонна кукуруз, 13,9 мең тоннан көнбагыш җыеп алынды. "Карга",...