10 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Молпром” бәяне күтәрә
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен "Молпром" 14 декабрьгә кадәр 17 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясый. Ә аннары 1 литр сөтне 18 сумнан сатып алачак.
-
Юлламаларны иминият фонды бүлә
Яңа елның 1 гыйнварыннан инвалидларны шифаханәләргә юлламалар, тернәкләндерүнең техник чаралары (шул исәптән протез-ортопедия әйберләрен ясау һәм ремонтлау) белән тәэмин итү дәүләт учреждениясе - Россия федерациясенең социаль иминият фонды республика бүлекчәсе аша башкарылачак. Агымдагы елның 31 декабренә кадәр канәгатьләндерелмәгән гаризалар да фондка биреләчәк. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан юллама яисә тернәкләндерү...
-
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район үзәгендәге Геройлар паркында митинг булды. Анда район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Әлки җире туган илгә алты Советлар Союзы Герое, биш Социалистик Хезмәт Герое бүләк итте. Ике якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булды. Туган илне яратуларын яу...
-
Гайләбезнең яраткан сыйлары
Яңа елларны каршылаган табын фотоларын җибәрәбез. 1. "Гөмбә аланы" салаты. Тирән тәлинкәгә катлап ясала: Көнбагыш мае Гөмбә (үзебезнең урманнан җыйган)- 500 гр Укроп яки петрушка Пешкән тавык ите( ваклап турарга)- 300 гр Майонез Пешкән кишер (угыч аша)- 2 шт Майонез Сыр (угыч аша)- 100 гр Пешкән йомырка (шакмаклап турарга) -...