Татарстанда милли проект буенча ачылган виртуаль концерт залларына 30 мең тамашачы килгән
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган виртуаль концерт заллары эшләп килә. Россия Мәдәният министрлыгы карамагындагы әлеге проект «ачык мәдәни киңлек» формалаштыруга һәм академик музыканы популярлаштыруга йөз тоткан.