11 май 2016 яңалыклары
-
Пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итәргә мөмкиннәр
Депутат Александр Шерин Россия Дәүләт Думасына шундый закон проектын керткән.
-
Аклы-каралы телевизор кайчан чыккан?
Беренче телевизорлар моннан 84 ел элек барлыкка килгән.
-
Мәскәүдә Җиңү көнен бәйрәм итү 295 миллион сумга төшкән
Кызыл мәйданда узган хәрби парадка 10 мең хәрби хезмәткәр, 71 очкыч һәм вертолет, 135 берәмлек җир өсте техникасы җәлеп ителгән.
-
Татарстанның иң өлкән кешесенә 110 яшь
Ул Әлмәттә яши.
-
Әлки районында чисталык икеайлыгы дәвам итә
Үзебезгә дә рәхәт, кунакларга да күңелле булсын Елның чәчәккә-яшеллеккә төренгән иң матур да, мәшәкатьле дә аен акрынлап киметәбез. Бәйрәмнәргә әзерләнеп, авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен чистарттык, тәртипкә китердек. Әмма тынычланырга иртәрәк әле: тырмалаган, чүп-чары җыелган койма буйлары, тыкрыкларда мул яңгырлардан соң гөрләп кычыткан, алабута ише әрсез үләннәр үсә башлады. Димәк, кабат...
-
Коточкыч хәл! Мунчада 9 кеше янып үлгән [+фото]
Фаҗига 9 май төнендә була. Үлүчеләрнең 5се балалар булган.
-
Lada машинасын күпләп ала башлаганнар
Апрель ае нәтиҗәләре буенча, Lada автомобиле соңгы ике елда кинәт популярлашкан.
-
Әлки районы укытучылары грант ота
Районыбызның өч технология укытучысы "Укытучы-мастер" грантына ия булды. Болар Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Фәүзия Гарипова, Иске Матак мәктәбеннән Таисия Демидова, Яңа Салман мәктәбеннән Фирдания Шәрәфетдинова. Алар һәммәсе беренче категорияле мөгаллимнәр, бай тәҗрибәле белгечләр. Бу педагоглар укучыларны, башлыча кыз балаларны тегү-чигү кебек кул эшләренә, аш-су әзерләү осталыгына өйрәтәләр. Укучылары елның...
-
Әлки районы укучылары 37 тонна макулатура тапшырды
Район мәктәпләре ел башыннан 37 тонна макулатура җыеп тапшырганнар. Димәк, һәр укучы 18 әр кг кәгазь җыйган дигән сүз. Икенче чимал буларак полиэтилен калдыкларын да җыя алар: аны барлыгы 1,3 тонна җыер, 834 килограмм реалтизацияләгәннәр инде. Бер яктан мәктәпләр шул юл белән акча эшләсә, икенче яктан әйләнә-тирәбезне чүп-чардан "коткаралар" бит.
-
Әлки районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап футбол турниры үткәрелде
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелгән район футбол турнирында җиңүче ачыкланды. 7 майда узган уенда көндәшенең капкасына иң күп туп кертеп, "Авангард" беренче урынга чыкты. Бу команда башлыча район хакимияте хезмәткәрләреннән тупланган.