11 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әлки районында Татар киносы көне узачак
15 декабрьдә «Колос» кинотеатрында Татарстан кинематографистлары белән иҗади очрашу була. Биредә шулай ук «Рудольф Нуриев. Юл башы» кинофильмы да күрсәтеләчәк. Очрашуда Татарстанның халык язучысы, әлеге фильмда уйнаган Рабит Батулла һәм кино һәм телеоператор Хәйдәр Миндубаев катнашачак. Сәгать 11 дә очрашу Чуаш Кичүе урта мәктәбендә, ә 13.00 дә «Колос» кинотеатрында үткәрелә....
-
Фонд ярдәм кулы суза
Быелның җәендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән оешкан "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды" эшмәкәрләргә кечкенә суммалы заемнар тәкъдим итә. Заемнар 3 елга кадәр вакытка 100 мең сумнан 1 миллион сумгача күләмдә бирелә (еллык ставка 10 процентка кадәр). Фонд белгечләренә (843)223-06-82 (e-mail: info@ffprt. ru.)телефоны белән шылтыратып мөрәҗәгать...
-
Исерекләр һәм тизлекне арттыручылар гаепле
Елның 11 аенда район юлларында 20 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 21 кеше зыян күргән. Аварияләрнең төп сәбәпләре - руль артына исерек хәлдә утыру һәм тизлекне арттыру. ЮХИДИ хезмәткәрләре шушы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3562 очрагын теркәгән. Боларның 87 се -салмыш хәлдә рульгә утыру, 1958 е...
-
Балалар иҗаты йортында Россиядә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр
Балалар иҗаты йортында 9 декабрь - Россиядә Ватан геройлары көненә багышланган әдәби музыкаль композиция белән билгеләп үттеләр. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тамашачылар - мәктәп укучылары алып баручыларның батыр якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Сәхнәдән туган илгә...
-
17 декабрьдә муниципаль район советының 36 нчы утырышы була
17 декабрьдә муниципаль район советының 36 нчы утырышы була. Анда 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына район бюджетын кабул итү, район Уставын раслау мәсьәләләре каралачак. Утырыш балалар иҗат йортында була, сәгать 10 да башлана.