12 май 2017 яңалыклары
-
Әлки районында “Патриот” клубы хәрби-кыр уеннары үткәрде. ФОТО
Андрей Зиньков җитәкчелегендәге "Патриот" клубы Бөек Җиңү көненә багышлап хәрби-кыр уеннары үткәрде.
-
Әлки районында табиблык амбулаторияләрендә анализлар тапшыру мөмкинлеген булдырдылар
Авыл халкына уңайлыклар тудыру өчен район үзәк хастаханәсе администрациясе табиблык амбулаторияләрендә һәм участок хастаханәләрендә анализлар ( кан һәм бәвел) тапшыру графигын булдырды. Хәзер һәр атнаның дүшәмбесендә - Чуаш Кичүе һәм Хузангай табиблык амбулаторияләрендә, ә сишәмбе көннәрендә Юхмачы участок хастаханәсендә һәм Яңа Салман табиблык амбулаториясендә анализлар тапшырырга мөмкин булачак.
-
Армиягә чакырылучылар өчен телефон “кайнар линиясе”
25 майда хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокуклары яклануын тәэмин итү һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында телефон "кайнар линиясе" ачыла. Армия хезмәте белән бәйле бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертергә, җентекле мәгълүматлар алырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия"...
-
Әлки районы: кош гриппыннан саклану чараларын төгәл үтәү зарур
Май ае республиканың кошчылык тармагында зур хәвеф белән башланды. Үткән атнада Лаеш кошчылык фабрикасында асралучы тавыкларда кош гриппы табылды. Бу хәл безгә уяулыкны арттыру, әлеге куркыныч чирдән саклану өчен барлык саклык чараларын күрү зарурлыгын искәртә. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшәбез. -Кошларда әлеге чирне дәвалау ысуллары...
-
Югары Әлморза мәктәбе укучысы Җиһаншина Резидә – олимпиада призеры. ФОТО
Югары Әлморза мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җиһаншина Резидә яшь уйлап табучыларның "Кулибиннар ХХI" дип аталган Х Республика олимпиадасында катнашып, икенче урын яулады.
-
20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” үтәчәк
Әлки районы мөселманнарын 20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә үтәсе "Изге Болгар җыены"на чакыралар
-
Әлки районы зур югалту кичерде: Зәкиев Фәргать Фаварис улы вафат булды
Районыбыз зур югалту кичерде
-
Әлки районының Иске Алпар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. ФОТО
Әлеге чарага авылның олысы-кечесе, кайткан кунаклар да күп җыелган иде.