12 май 2020 яңалыклары
-
Әлки районы басуларында егетләрнең осталары эшли
“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалының мактаулы механизаторы, Садиково егете Владимир Николаев бүген үзенең “Нью Холланд” тракторына “Хорш” чәчү комплексы тагып соя культурасы чәчә. Аны төгәлләүгә рапс чәчүгә керешәчәк. Бу культураны 270 гектарда игәргә җыеналар.
-
Әлки районы эшмәкәре ураза тотучыларга җиләк-җимешләр өләште
Базарлы Матак эшмәкәре Орхан Пашаев өлкән яшьтәге 22 авылдашына җиләк-җимеш тутырылган пакетлар өләште.
-
Әлки районы: дәүләт ярдәмен файдаланып абзар сала
Татар Төгәлбәендә яшәүче Илнур Гәрәев хуҗалык итүнең кече формалары программасы буенча 400 мең сум акча алган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әлеге субсидиясенә ул хәзер шәп итеп керамзит блоклардан малларга абзар салып ята. Инде түбәсен ябасы гына калган.
-
Әлки районында чәчү темпы югары
Район механизаторлары һәр көнне 2000-2300 гектар мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Барысы 32 мең 260 гектарда чәчү үткәрелде. Бу планга карата 74 процент тәшкил итә.
-
Әлки районында коронавирус йоктыруның тагын дүрт очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстанда 71 кешедә коронавирус табылган.
-
Әлки фермеры Мәскәүдән нәселле сыерлар кайтарткан
Түбән Биктимердә эшләүче фермер Нина Агапова Мәскәүдән айшир токымлы 13 баш савым сыеры кайтарткан.