Әлки районында чит ил кешеләре арта бара
Быелгы җәйдә безнең районда чит ил гражданнары саны сизелерлек артты. Кибетләрдә, урамнарда, базарларда чит сөйләмне ешрак ишетергә мөмкин. Әлбәттә, күп кенә әлкилеләрдә мондый сорау туа: бу кешеләр нинди нигездә, бездә законлымы һәм, гомумән, аларның килүе һәм биредә яшәве ничек җайга салынган?