12 август 2014 яңалыклары
-
Базарлы Матак катнаш азык заводы 8 мең тоннага чаклы бөртек кабул итәргә сәләтле
Базарлы Матак катнаш азык заводында кызу эш чоры. Бүген бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта. Төгәлрәге, элеватор кабул итмәгән югары дымлылыктагы һәм кырда турыдан-туры суктырылып орлык заводында эшкәртү узган бөртек заводка китерелә. Завод 8 мең тоннага чаклы бөртек кабул итәргә сәләтле. Әлегә чүпләрдән арындырылып киптерелгән 655 тонна көзге бодай, арыш...
-
Дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә
Бөер авыруыннан интегеп, амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик авырулы кешеләргә дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә. Мондый компенсация гаиләсендә уртача керем җан башына бүлеп исәпләгәндә Татарстанда кабул ителгән яшәү минимумының (хәзергә ул 6961 сум тәшкил итә) икеләтелгән суммасыннан зур булмаган авыруларга аларга гариза кергәч билгеләнә һәм түләнә....
-
Әлки районы кырларыннан 52 мең тонна ашлык озатылды
Район басуларының 21 мең 620 гектарында бөртекле культуралар җыеп суктырылды. Бу барлык мәйданнарның 57 проценты дигән сүз. Уртача уңыш гектардан 24 центнер тәшкил итә. "Юхмачы", "Ташбилге", "Хузангай", "Яшь көч" хуҗалыклары көзге бодай урагын төгәлләделәр. Борчак тулысы белән суктырып алынды. Икмәк кабул итү пунктларына 52 мең тонна ашлык озатылды.