12 ноябрь 2014 яңалыклары
-
«Сугыш яралары әле дә сиздерә», ди Нургали ага Вәлиев
Вакыт агымына бирешми, мәңгегә халык хәтерендә кала торган вакыйгалар бар. Җиңү көне әнә шундый тиңсез олы бәйрәм. Киләсе елда Россия халкы фашист Германиясе Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген сүзебез Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, Иске Алпар авылында яшәүче Нургали Кыям улы Вәлиев хакында. Нургали абый моннан 89 ел элек...
-
Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә электрон чират эшли
Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә хәзер электрон чират эшли. Банкта бик күп төрле түләүләр, бүтән акча операцияләре башкарыла. Билгеле, кассалар янында еш кына зур чиратлар барлыкка килә. Ә хәзер чиратыңны басып көтеп торасы юк. Ә бит озаклап басып тору өлкәннәр, авырулар өчен бигрәк тә авыр иде. Банкта хәзер шәһәрдәге сыман...
-
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына старт бирелде
Бүген беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес - Мәдәният дәресе үткәрелде. Быел Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланган бу чара республиканың барлык шәһәр-районнарында узды. Әлеге дәрестә шулай ук "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына старт бирелде. Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиянең беренче сыйныфлары укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән...
-
Бу көннәрдә районның 13 авылында үләт базлары ремонтлана
Бу көннәрдә районның 13 авылында биотермик базлар (үләт базлары) ремонтлана. Авыллардагы үләт базларының тирә-юнен барлык таләпләргә туры килерлек итеп тотып алу өчен республика казнасыннан 660 мең сум субвенция бирелгән иде. Бүген әлеге базларны киртәләп алу эшләре бара. Иске Салман, Карга, Түбән Әлки, Юхмачы, Алпар авыл җирлекләре территориясендәге баз тирәләрен тотып...
-
Телевизор вакытлыча күрсәтми
17 ноябрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә радио һәм телевидениенең барлык программалары эфирда булмаячак. Бу Биләр радиотелеүзәгендә планлы эшләр үткәрелү белән бәйле.
-
Апак авылы янәшәсендә "тугызлы" Жигули борылышта әйләнеп каплана.
Үткән атнада Апак авылы янәшәсендә "тугызлы" Жигули борылышта әйләнеп каплана. Авария машина йөртүченең идарәне югалтуы аркасында килеп чыга. Салондагы биш кеше дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Автомобильдәге 12 яше тулмаган ике баланың берсе махсус креслода булмау да ачыклана.