12 декабрь 2014 яңалыклары
-
Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе әлкилеләрне дә борчый
Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде. Билгеле, мондый очракларда төп фикерне ветеринария белгечләреннән, медицина...
-
Бәйрәм дип куркынычсызлык турында онытмыйк
Район башкарма комитетының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирелде. Мәктәп һәм мәдәният йортлары директорларына, авыл җирлекләре башлыкларына Чыршы бәйрәменә әзерләнгәндә нинди янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга кирәклеген кабат искәрттеләр. 105 нче янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов әйтүенчә, бәйрәм кичәләре үткәреләчәк учреждениеләрдә кагыйдәләр басылган брошюралар...
-
Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез? (СОРАШТЫРУ)
Бүген - Россия Конституциясе көне. Дәүләтебезнең хокукый нигезләрен билгеләгән, гражданнарның бурыч һәм хокукларын чагылдырган Төп Закон кабул ителгән көндә укучыларыбызга мондый сораулар бирдек: Ватаныбызның сәяси һәм иіътисадый куәтен үстерүгә үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез? Рафис Ганиуллин, эшмәкәр, Юхмачы авылы:...
-
Котлыйбыз!
15 декабрьдә Түбән Әлкидә яшәүче әниебез Исхакова Халисә Әһлиулла кызына 75 яшь тула. Сөекле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Нык рухлы, мәрхәмәтле әнкәебезгә саулык, имин картлык, без балаларыңнан яхшы-матур хәбәрләр генә ишетеп, әти белән куанычлы, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Ходай сезне тигезлектән аермасын. Әле тагын озак еллар...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Лира ВӘГЫЙЗОВА)
Кәҗәгә үпкәм юк Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал, әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә,...
-
Иң матур чыршыга конкурс
Сез әле Яңа ел Чыршысын бизәдегезме? Бәлки, сезнең Чыршы иң матурыдыр? Фоторәсемен безгнең адреска җибәрегез (alkred1604@mail.ru), бергәләп бәялик. Җиңүченең рәсемен "Әлки хәбәрләре" газетасында күрерсез.
-
Надия белән Мәүлиянең аяклары бөтенләй йөри алмый башлаганга да 27 ел инде
-Язмышка үпкәбез юк, Алла сакласын,-диләр алар. -Нишлисең, бездән авыррак хәлдәгеләр дә бар бит. Үзләрен хәрәкәтсез калдырган, тормыштагы бик күп нәрсәләрдән мәхрүм иткән рәхимсез чирне Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау дип кабул итә Надия белән Мәүлия. Күпме сөйләшеп утырып, алардан без ялгыш та бер зарлану, сыкрану сүзе ишетмәдек. Киресенчә, бу йорттан җан...