13 март 2014 яңалыклары
-
Чуаш Борнае авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап «Гүзәл ханымнар» көне үткәрелде
Алена Никитина һәм Татьяна Ерусланова мавыктыргыч итеп алып бардылар кичәне. Мәктәп директоры Мария Еликова кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Шуннан соң концерт башланды. Ксения Александрова, Диана Японина, Яна Маркова, Валерия Каштанова һәм Ирина Дулатова "Йолдызчыклар" бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр, аларның чыгышларын әниләр яратып карадылар. "Херсем" түгәрәк әгъзалары Елена Якорева, Алена Никитина, Людмила...
-
Педагогик хезмәткәрләргә шифаханәдә ял итәргә тагын 20 юллама бирелгән
Фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән. Февраль-март айларында тагын 20 юллама бирелгән педагогик хезмәткәрләргә. Аларның дүртесе - көньякка, Пятигорскидагы һәм Ессентукидагы ял йортларына. Апрельгә дә 10 юллама алынган инде, алар буенча ялга кемнәр китәсе дә билгеле. фото go.mail.ru сайтыннан
-
“Әлки коммуналь челтәрләре” җәмгыяте су башняларын карап-төзәтеп тору өчен кран-манипулятор сатып алган
Моны "Лизинг-Грант" программасы кысаларында, отышлы шартларда эшләгәннәр: кран бәясенең 1 миллион сумын Татарстан Икътисад министрлыгы аша биргәннәр, калган 950 мең сумын 3 елга бүлеп түләү мөмкинлеге бар. Предприятие тиздән канализацияләр өчен бетон боҗралар эшләүгә керешәчәк. Моның өчен материал - ком-гравий катнашмасы, цемент, тимер сетка, арматура әзерлиләр. фото mchs-service.ru сайтыннан
-
Язгы су мул булырга охшаган
Тирән кар катламы астындагы елга-сулыкларыбызда әлегә әллә ни үзгәрешләр күренмәсә дә, кышның мул кар-бураннарыннан соң язгы ташуларның да көчлесенә әзер булып торырга кирәк бу язда. Районыбызның 7 авылына су басу яный. Яз башының чуагы каты кыздыра, дигән сүз бар халык телендә. Дөрестән дә, узган елның март аенда дәррәү килеп, чиләкләп...
-
Штраф түләмәгән өчен җәза каралган
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга салынган штрафны түләмәгән өчен ел башыннан алып 26 беркетмә төзелгән инде. Бу кешеләрнең икесенә административ арест салынган. Ә башкаларына ике тапкыр зуррак күләмдәге штраф та түләргә туры киләчәк.