13 май 2014 яңалыклары
-
Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты
Капиталь төзелеш бүлегендә инженер-сметчик булып эшләүче Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты. Моны ул үз теләге белән һәм бушлай эшли, максаты авылдашларга матурлык бүләк итү. Үткән елның октябрендә Людмила мәктәп укучылары ярдәме белән 15 төрдәге 600 дән артык куак һәм агач утырткан булган. Әмма...
-
Соңгы 10 көндә район юлларында 6 транспорт һәлакәте теркәлгән
Соңгы 10 көндә район юлларында 6 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесендә зыян күргән 5 кеше медицина ярдәме сорап табибларга мөрәҗәгать иткән. Аварияләрнең 2 сендә исерек шоферлар гаепле. Шушы вакыт аралыгында юл инспекторлары барлыгы 4 исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. фото italcity.ru сайтыннан
-
Умартачылар игътибарына
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалы (Хлебодаровка, Карга, Салман, Тахтала, Ташбилге, Иске Матак отрядлары) һәм "Көнчыгыш Әлки" филиалы (Камка, Үргәгар, Алпар, Чаллы отрядлары) бу көннәрдә кырларда чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү үткәрәләр. фото ecoside.ru сайтыннан
-
“Көньяк Әлки” филиалы иртә культуралар чәчүне төгәлләде
Районда язгы чәчү эшләре 50 мең гектарга якын мәйданда башкарылырга тиеш булса, бүген шуның 38 мең гектардан артыгында чәчү үткәрелде. Бу планга карата 76 процент дигән сүз. Районыбыз механизаторлары һәр көнне 2 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Тагын 4-5 көннән районда сабан культуралары чәчү тулысы белән төгәлләнәчәк. Быел...
-
Авылларда шәхси хуҗалыклар терлекләре май башында көтүгә йөри башлады
Күп авылларда маллар чират буенча көтелә. Көтүгә кагылышлы мәсьәләләрне халык авыл җыеннарында бергәләп хәл итә. Соңгы көннәрдә чәчү җирләрендә мөгезле эре терлек, сарык-кәҗә йөртү очраклары бар. Шулай ук Базарлы Матакта сыерларын, бигрәк тә кәҗәләрен караучысыз урамда, иректә йөртүчеләр күбәйде. Малларын җәмәгать урыннарында, чәчү җирләрендә йөртүчеләргә карата кырыс чаралар күреләчәген исегезгә...