13 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Әлки районы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга була
Районыбызның сайлау участокларында бүген гриппка каршы прививка ясатырга да була.
-
Әлки районы Иске Матак авылыннан Александр Астафьев үзенең туган көнендә беренче мәртәбә сайлады
Бу көн Иске Матак авылы егете Александр Астафьевның гомергә хәтерендә калыр. Бүген ул балигъ булу яшенә җитте һәм беренче тапкыр сайлауда тавыш бирде.
-
Әлки районында яңа өйләнешкән пар ЗАГСтан турыдан-туры сайлау участогына килде
Гаилә кору – гомер буе кешенең хәтерендә саклана торган шатлыклы вакыйга. Базарлы Матакта яшәүче Динар Мостафин һәм Алия Фәсахова өчен ул аеруча истәлекле булды – аларның никахлашуы Татарстан Президентын, җирле депутатларны һәм Россия Дәүләт Думасы депутатын сайлау көненә туры килде.
-
Әлки районында иң өлкән студент тавыш бирде
Бүген районның иң өлкән студенты тавыш бирде. Базарлы Матакта яшәүче Каюм Фәсаховка октябрьдә 76 яшь тула. Ул Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең 4 нче курсында укый.
-
Әлки районында 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән
Районда көн уртасына барлык сайлаучыларның 70 проценты тавыш биреп өлгергән. Бу хакта территориаль сайлау комиссиясе рәисе Александр Шувалов хәбәр итә.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин гаиләсе белән бергә тавыш бирде
Бүген район башлыгы Александр Никошин Балалар иҗат йортында урнашкан 717нче Базарлы Матак сайлау участогында тавыш бирде. Участокка ул хатыны Людмила Михайловна һәм улы Олег белән килде.
-
Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллективлары белән тавыш бирде
Район юл төзүчеләре бөтен коллективлары белән тавыш бирде.
-
Әлки районында 11,12 сентябрьдә сайлаучыларның 47 проценты тавыш биргән
Районда алдан тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларның 47 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.