14 март 2014 яңалыклары
-
Рамил Шәйхетдинов истәлегенә 21 мартта бокс турниры булачак
Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә 21 мартта бокс турниры үткәрелә. "Алинә" универсаль спорт залында узачак әлеге бәйгедә Кама аръягы районнарыннан да спортчылар катнашачак. Ярышлар сәгать 9 да башлана. Рәхим итегез! фото zarlife.ru сайтыннан
-
Руслан Шәрапов бокс буенча икенче урын яулады
Базарлы Матак мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Руслан Шәрапов бокс буенча республика беренчелегендә икенче призлы урын алып кайтты. 1996-1997 елгы үсмерләр арасындагы чемпионат үткән атнада Казанда узды. Бокс белән кечкенәдән мавыгучы Русланны ярышларга Валерий Шистоков әзерләде. фото kiteforum.spb.ru сайтыннан
-
14-15 март һәм 11-12 апрель көннәрендә салым хезмәте ачык ишекләр көннәре үткәрә
14 мартта һәм 11 апрельдә салым инспекциясендә сезне 9-19 сәгатьләрдә, ә 15 март һәм 12 апрельдә 9-15 сәгатьләрдә көтәләр. Белгечләр салым салу, декларация тапшыру, онлайн-сервистан файдалану һәм башка мәсьәләләр буенча сорауларга җавап һәм консультация бирәчәк. фото school5.biz сайтыннан
-
Ирекне төрмәгә алыштырды
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекцияләренең төп бурычларыннан берсе - әлеге инспекцияләрдә исәптә торучыларның җинаять юлына басуына, хокук бозуына юл куймау. Практика күрсәткәнчә, җинаять җәзаларын үтәтү ничек кенә әйбәт оештырылмасын, ул кабат җинаять кылу һәм хокук бозуларны булдырмау проблемасын хәл итми. Хөкем ителгән кешеләрне төзәтү, аларда җәмгыятькә каршы фикерләр һәм инануларны бетерү,...
-
Ут саксызлыкны кичерми
Елның салкын айларында янгын куркынычы аеруча арта. Ут-күз күбесенчә саклык чаралары күрелмәгән җирдә килеп чыга. Салкын вакытта электр белән җылыту җайланмалары еш кулланыла. Аларны файдаланганда янгын куркынычы тумасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне яхшы белергә һәм үтәргә кирәк: -үтә зарурлык булмаганда электр челтәренә өйдәге барлык электр приборларын тоташтырмагыз, ә өйдән чыгып киткәндә...
-
Шикле товарны сатып алмавың хәерле
Без барыбыз да - кулланучылар. Кибеткә я базарга керәбезме, транспортка утырабызмы, хастаханәгә мөрәҗәгать итәбезме - үзебезгә тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне дәгъваларга хакыбыз бар. Кулланучы буларак хокукларыбыз үтәләме соң, һәм без моны таләп итә беләбезме? Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Чистай территориаль органының район контроль-инспекция бүлеге...