15 апрель 2016 яңалыклары
-
Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде.
-
Тынычлык бистәсендәге атыш буенча җинаять эше кузгатылды
Бүген Казанның Идел буе районындагы Тынычлык бистәсендә урнашкан "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте базасындагы гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Казанның Тынычлык бистәсендә атыш: өч кеше үлгән
Бүген, 15 апрельдә, Казанның Тынычлык бистәсендә "Динамо" спорт базасында гадәттән тыш хәл булган.
-
Әлки районының яшь футболчылары Татарстанда икенче урын алдылар
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 1999 елда туган малайларыбыз мини-футбол буенча Татарстан федерациясе кубогына ярышларда финалга чыктылар һәм икенче урын алдылар. Ярышлар Баулыда үтте. Футболчыларның тренеры Рифкать Сәгъдиев.
-
Әлки районының Иске Матак авылында өмә үткән
Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Иске Матак авыл җирлегендә тирә-якны чистарту буенча зур өмә үткәргәннәр. Барлык оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, тырма-себерке белән коралланып, чүп-чар һәм кипкән үләннәрне әйбәтләп җыештырып алганнар. Чүп-чар капчыкларга тутырылган, аларын юл эшчеләре алып китәчәк икән. Шулай итеп, бу җирлеккә кергән авылларда язгы чистарыну буенча төп эшләрне инде бетергәннәр...
-
Әлки районының Түбән Колчурино авылында су башнясы куела
Түбән Колчурино авылының Кыр урамында бу көннәрдә яңа су башнясы урнаштырыла. Биредә утызлап өй бар, аларда яшәүчеләр чиста су җитмәүдән һәрчак зарланып килделәр. Инде быел су проблемасы хәл ителәчәк. Әлегә башня куела, ә май башында урамга яңа суүткәргечләр сузачаклар. Авыл халкы суны өйләренә кертү өчен кирәкле материалларны сатып алу белән...
-
Әлки районында торак төзүдә ярдәм итү программасы эшли
Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасында катнашучы, әмма моңарчы субсидия алмаган әлкилеләргә тапшырылган документларны тулыландырырга, кайберләрен яңартырга кирәк булачак. Бу программада катнашып, дәүләт ярдәме алу өчен өй төзүгә яки торак сатып алуга кирәкле сумманың 30 проценты кешенең үзендә булырга тиеш. Мәсәлән, ана...
-
Әлки районында бадминтон буенча республика ярышлары узды (+ фото)
Узган атнада "Алинә" универсал спорт залында бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогына яшүсмерләр һәм олылар арасында ярышларның өченче этабы узды. Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Александр Никошин, Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, республиканың Хисап палатасы рәисе Алексей Демилов, бадминтон федерациясе президенты Юрий Чалыгин катнашты. Бадминтон соңгы елларда безнең Татарстанда...
-
Әлки районындагы хәрби-патриотик клубларның үрнәк итеп куярлык эшләре бар
Яшүсмерләрнең сәламәтлеге чаң сугарлык хәлдәме? Малайлар-кызларны ничек илнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар итеп тәрбияләргә? Район Иҗтимагый советының ачык утырышында әнә шул проблемалар хакында җитди сөйләшү булды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Луиза Абдрахманова алып барды. Катнашучылар башта яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча район яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев чыгышын...
-
Әлки районында уйгырлар яшы
Моннан берничә ел элек Үргәгар авылына яңа кешеләр килеп төпләнә. Киргыз ягыннан икән, үзләре ниндидер уйгурлар, диннәре мөселман икән, дип бераз сагаебрак кабул итәләр бу гаиләләрне үргәгарлылар. Тора-бара күнегәләр - дөньясы әнә нинди бит, СССР дигән уртак түбәбез ишелеп төшкәч, элеккеге тугандаш республикалардан кубып, әрмәне, үзбәге, таҗигы Россиягә елыша. "Язмыш...
-
Әлки районы укучылары “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионатында катнаштылар
Казан гына түгел, бөтен республика бездә үтәчәк яшь эшчеләр дөнья чемпионатына әзерләнә. Шундый дәрәҗәле ярышларны кабул иткәч, аларда үзебезне, ягъни яшь эшчеләребезнең һөнәри осталыгын лаеклы күрсәтергә тиеш бит инде. Менә шушы чемпионатка әзерлек йөзеннән узган атна ахырында башкалабызда "Яшь профессионаллар" ачые төбәк чемпионаты уздырылды. Анда Базарлы Матак һәм Югары Әлморза...
-
Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+ФОТО)
Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин.