15 июль 2014 яңалыклары
-
Терлекчелек комплексларының азык утарларына 63,8 мең тонна сенаж салынган
15 июльгә булган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, терлекчелек комплексларының азык утарларына 63,8 мең тонна сенаж салынган. Азык хәзерләүчеләр 5,1 мең гектар мәйданнан берьеллык үләннәрне чаптырганнар. Азык хәзерләүдә иллеләп берәмлек техника эшли.
-
Иске Кората авылына автомобиль трассасыннан асфальтлы юл салынды
Гадәттә авылларга яңа юл төзелүгә халык ясалма сикертмә сорый башлый. Таба кебек шома юлдан автомобильдә югары тизлек белән йөрүчеләр күбәя шул. Әмма ясалма сикертмәлекне аерым очракларда, әйтик балалар күп йөри торган урыннарда гына эшләп була. Бу инде өстәмә финанс чыгымнарга да бәйле. Иске Кората халкы бу яктан актив булды -...
-
Базарлы Матакта тагын бер велосипедны урлап киткәннәр
Ел башыннан бирле ике көпчәкле транспортны урлауның дүртенче очрагы теркәлгән инде. Ике урлау очрагы буенча район полиция хезмәткәрләре каракларның эзләренә төшкәннәр. Ә икесе әлегә ачыкланмаган. Бәла шунда: урлаучыларны кайнар эздән эләктерер идең, эшне велосипед хуҗалары тоткарлый. Алар башта үзләре эзләү белән мәшгуль булалар, бер-ике атна вакыт үткәч кенә район эчке...
-
“Хузангай” кооперативы хуҗалык кырларында 7 "Мак Дон” комбайны көзге бодайны теземнәргә сала
Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалык кырларында 7 МакДон" комбайны көзге бодайны теземнәргә сала. Кооперативта урып-җыюга керүшеләре турында ишеткәч без кичекмәстән Хузангай якларына юл тоттык. Максатыбыз - авыл хуҗалыгы эшләренең иң мөһиме булган уракка кооператив механизаторларының ничек әзерләнүләре, эшне оештырулары белән танышу....
-
Быел республикада беренче тапкыр җылылык казаннарын алыштыру программасы эшли башлады
Быел республикада беренче тапкыр мәктәп, балалар бакчасы, клублар, больницалар котельняларындагы җылылык казаннарын алыштыру программасы эшли башлады. Әлеге программа нигезендә район мәгариф бүлеге мәктәпләр өчен газ белән эшли торган 25 җылыту казаны алып кайтты. Бүген әлеге казаннарны урнаштыру өчен кирәкле башка җиһазларны сатып алу мәсьәләсе хәл ителә Республикада әлеге программага 69,9...
-
Район мәктәпләре быел барысы 3,6 гектарда кәбестә үстерәләр
Район мәктәпләре быел барысы 34,90 гектарда бәрәңге, 6,3 гектарда суган, 3,1 гектарда кишер, 2,1 гектарда кызыл чөгендер, 3,6 гектарда кәбестә үстерәләр. Шулай ук шактый гына мәйданда томат, кыяр һәм башка төр яшелчә культуралары утырталар. Моннан тыш мәктәпләрнең ярдәмче участокларында 52 баш мөгезле эре терлек, 43 баш дуңгыз, 71 куян, 74...