15 июль 2020 яңалыклары
-
Әлки урман хуҗалыгына Татарстан Президенты бүген өч автомобиль тапшырды
Район урман хуҗалыгы автопаркы өч берәмлек махсус техникага баеды.
-
Әлки районында терлек асраучылар субсидияләр ала башлады
Каргалылар районда беренчеләрдән булып сыерлар, кәҗәләр, атлар асрауга һәм кош-корт сатып алуга субсидияләр алу өчен барлык кирәкле документларны туплаганнар.
-
Татарстанда тагын 32 кеше коронавирус белән авырып киткән
Республикада узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.
-
Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында мәчетне төзекләндерү буенча өмә үткәргәннәр
Татар Төгәлбәе авылында Корбан гаете алдыннан мәчетне яңарту-төзекләндерү эшләре буенча өмә оештырылган.
-
Әлки районы “Ремтехсервис” җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр
Түбән Әлкидә “Ремтехсервис” җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.
-
Әлки районында балалар “Яшь имәннәр” лагеренда ял итә
Быел коронавирус инфекциясе аркасында балалар ялы “соңара төште”. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда беренче смена 3 июльдә башланды. Биредә хәзер 27 малай һәм кыз ял итә. Бу гадәттәгедән ике тапкыр диярлек кимрәк.
-
Әлки районы Базарлы Матак авылының Филиппов урамында яңа су башнясы урнаштырыла
Җәй башында редакциягә район үзәгенең Филиппов урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. “Өйләребезгә су бик начар килә. Ул төннәрен генә, анда да самовар борыныннан кебек аз гына ага”,–дип зарланды алар. Әлеге мәсьәлә буенча безгә Тимирязев, Көнбатыш урамнарында яшәүчеләр дә шылтыратты. Һәм менә яхшы хәбәр җиткерергә ашыгабыз.