16 март 2020 яңалыклары
-
Әлки районы Иске Камка авылының Тегермән урамы язгы ташу сулары белән аерылып калган
Районның җиде авылында язгы ташу чорында су басу куркынычы бар. Бу Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Базарлы Матак һәм Карга авыллары. Барысы 152 шәхси хуҗалыкка (аларда 311 кеше исәпләнә) язгы суларның зыян салуы мөмкин. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов хәбәр итте.
-
Әлкилеләрне коронавирустан саклану чараларын күрергә чакыралар
16 мартта үткән “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе башлыча коронавируска каршы тору чаралары хакында барды.
-
Әлки районының яшь фермеры Айнур Билдановны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде
Әхмәт авылыннан яшь фермер Айнур Билдановны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Диплом белән бүләкләде.
-
Ирек Миннәхмәтовның үлемен кайгы хисләре белән кабул иттек
Татарстанның иң күренекле эшмәкәрләренең берсе Ирек Миннәхмәтовның үлемен без, редакция хезмәткәрләре, кайгы хисләре белән кабул иттек.
-
Әлки районы Алпар авылында проблемалы мәсьәләләрне якташлары белән киңәшләшеп хәл итәләр
Алпар җирлеге советы авылны төзекләндерү, ямьләндерү мәсьәләләрен якташлары белән киңәшеп хәл итә.
-
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрне һава шартларының начарлануы хакында кисәтә
Синоптиклар фаразлары буенча, 2020 елның 16 мартында Татарстан Республикасында урыны белән юеш кар, буран булуы, җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда бозлавык.