17 февраль 2019 яңалыклары
-
Әлки районында яшәүчеләр авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән акча җыюны дәвам итә. Фото
Авыр чир белән көрәшүче, ялгызы бала үстерүче якташыбыз Айгөл Фазыйловага ярдәм кулы сузучы райондашларыбыз арта бара.
-
Әлки районыннан Вячеслав Шамышев 1987-1989 елларда Әфган республикасы башкаласы Кабул да аэропорт саклаган
Вячеслав тормышында бу елның февреле әкәмәт кенә килеп чыккан бит: унынчы числода ул 50 яшьлеген билгеләп үтә, ә икенче көнне поездга утырып Мәскәүгә китә. Билет номеры да 50 нче икән! Мәскәүгә очрашуга чакырган “әфганчы” полкташлары аңа 350 нче Кызыл байраклы, Суворов орденлы гвардия парашют-десант полкына багышланган зур китап бүләк итәләр. Кайчандыр, совет чорына туры килгән яшьлекләрендә алар шушы полкта хезмәт итеп, Әфганстан Республикасында интерноциаональ бурычларын үтәгәннәр. Китапка килсәк, аның тышына исемен “Полтинник” дип куйганнар. Ягъни, илле дигән сүз...