17 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Базарлы Матакта яшәүче берәүнең эш коралларын урлыйлар
13 ноябрьдә Базарлы Матакның Эшче урамында яшәүче берәүнең эш коралларын урлыйлар. Җинаять "кайнар эздән" ачыла. Угрылыкта шикле кеше Ташбилге авылында яшәүче П. булып чыга. Ул моңа кадәр дә караклык өчен хөкем ителгән булган.
-
Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге озайтылды
Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге быелның 31 декабренә, ә яңа гына катнаша башлаучылар өчен беренче взнос кертү 2015 елның 31 гыйнварына чаклы озайтылды. Программада катнаша гына башлаган кешеләр Пенсия фондыннан бертөрле дә пенсия алмаска тиеш. Ә менә әлеге программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 31 сентябренә...
-
Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне безнең районда да узачак
Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне 20 ноябрьдә безнең районда да узачак. Базарлы Матак урта мәктәбендә 14.00 сәгатьтә район прокуроры Руслан Гыйзәтов, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Рәмзия Хәбибуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина, район...