18 февраль 2016 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгында нәтиҗәлелекне арттырырга
Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе эшендә катнашты. Безнең делегация составында "Кызыл Шәрык-Агро"дан, "Хузангай"дан җитәкчеләр, кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде. Иң элек делегатлар авыл хуҗалыгында зур үсеш алган эре предприятиеләр җитештергән товарлар күргәзмәсендә булалар. Анда иң заманча техника, сугару агрегатлары, минераль ашламалар...
-
Район электр челтәрләре коллективы, биш командага бүленеп, мини-футбол ярышлары үткәрде
Әлеге коллективта 50 дән артык ир-егет хезмәт куя. Алар Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында көн дәвамында ярыштылар. Шул рәвешле үз араларында иң көчле команданы, иң шәп уенчыларны ачыкладылар. Алар шулай республика энергетиклары арасында үтәсе зона ярышларына әзерләнәләр. Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин әйтүенчә, мини-футбол буенча зона бәйгесен дә Базарлы...
-
Волонтерлар штабы имамны эзләүне туктатканнар
57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм Гарәп Әмирлекләре гражданы, 62 яшьлек Худжа Абде Наджи Элдим югалганга 11 көн узган иде. Алар 7 февраль көнне Саранск каласыннан Казанга кайтып барганда юкка чыкты. Соңгы тапкыр юлчыларны Буа районында күрәләр. Волонтерлар штабы Буа районында имамны эзләүне туктаткан. Чөнки әйләнә-тирәдәге бөтен урман-кырлар карап чыгылган,...
-
Яңа Әнҗерә поселогында “Алексеевскдорстрой”ның куәтле экскаваторлары ике күлне чистартуга кереште
Өлкәннәр әйтүенчә, Яңа Әнҗерә авылына зур күлләре булганга шушы урында нигез салынган. 1920 нче еллар уртасында бирегә халык күчеп килгән. Алар зур-зур күлләрдә юкә батыра булганнар. Ә урман бит инде һәр яктан авылга авып диярлек тора. Еллар үткәч күлләр саеккан, сусыз калган. Поселок халкы шул күлләрне чистартуда ярдәм сорап депутатыбыз,...
-
Баланы мультик коллыгыннан азат итәргә теләүчеләр өчен киңәшләр
Әле бәби көткәндә үк бала тәрбияләүгә багышланган шактый фәнни-популяр китап укып чыккан әни кеше буларак, мин баланы мультфильмнар күрсәтми үстерермен дип уйлаган идем. Минем теория буенча без мультикларны ике яшьтән соң гына карарга, анда да мин сайлаганнарын гына тамаша кылырга тиеш идек. Әмма практика теориядән ерак булып чыкты... Улым Азамат...
-
Дүрт бала атасы авырга калырга булган
Төмәндә яшәүче Сергей Кузнецов «Могҗиза көткәндә» дигән фестивальдә... «авырлы» ата буларак катнаша. - Фестиваль үткәрергә җыенучыларга ул чараның кирәге бармы инде, аның турында хәтта мин дә беләм, дидем. Дүрт бала атасы буларак, йөклелекнең бөтен этаплары белән дә таныш булуымны әйттем. Шуннан бәхәскә кереп киттек. Шунда миңа тәҗрибә рәвешендә алты ай...