18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Әбүнәчеләр алдында гафу үтенәләр
Базарлы Матакта соңгы вакытта почта таратучыларга кытлык зур. Шул сәбәпле эшләп торган почтальоннарга өстәмә урамнар беркетелгән. Нәтиҗәдә почта хезмәткәрләре газета-журналларны вакытында таратып өлгерми. Район почта элемтәсе участогы җитәкчелеге әлеге җитешсезлек өчен әбүнәчеләр алдында гафу үтенә. Һәм намуслы, җаваплы кешеләрне почта таратучы итеп эшкә чакыралар.
-
Министр урынбасары кабул итә
21 ноябрьдә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Динниулов Дамир Равил улы видеоконференция режимында халыкны кабул итәчәк. Кабул итү район эчке эшләр бүлегендә (Базарлы Матак ав., Кояшлы ур., 15а) уза. Шәхси сораулары белән министр урынбасарына мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан ук эчке эшләр бүлегенә гариза тапшырырга һәм кабул итүдә...
-
“Татмедиа” ААҖнең өч басмасына язылып бүләкләр ота аласыз
"Татмедиа" ААҖнең өч басмасына язылып, iPad планшеты яисә бүтән бүләкләр (цифрлы Samsung, канцтоварлар җыелмасы) ота аласыз. 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк "Подписка өчен iPad" конкурсының төп шарты буенча, бер кешегә һәм бер адрес буенча "Татмедиа" ААҖнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк. Яздырылган абонемент квитанциясе күчермәсен яки интернет аша түләү фактын...
-
Карамалы авылында су линияләре тулысынча яңартылды
Карамалы авылында "Чиста су" программасы нигезендә су линияләре тулысынча яңартылды. Шулай итеп, авылда су проблемасы уңышлы хәл ителде. Җир астына һәрберсе 50 кубометр су сыешлы һәм бергә тоташкан ике резервуар урнаштырылды. Иске су башнясы озакламый бөтенләй туктатылачак. Авылны су белән тәэмин итүдә яңа резервуарлар файдаланыла башлаячак. Яңа су торбалары сузу...
-
Нәфисә Закирова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нәфисә Рифкатовна Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы булып сайланганчы озак еллар мәктәптә укытты. Җирлек башлыгы вазыйфасы йөкләнгәч тә,үзе өчен бөтенләй яңа булган бу хезмәткә ул зур тырышлык һәм җаваплылык белән алынды. Чуаш Кичүе авыл җирлеге -...
-
Наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә
Үлем чыганагы булган наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. Узган атнада Татарстанның наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе республикада "спайс" катнашмаларының һәм синтетик "маркаларның" яңа ишләре пәйда булу хакында хәбәр итте. Соңгы бер-ике айда Россиянең берничә төбәгендә "спайс" тарту катнашмалары белән бик күп агулану очраклары булды. Әлеге наркотикларны кулланудан 700 кеше зыян...
-
Депутатлар кабул итә
28 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин халыкны кабул итәчәк. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында - район хакимияте бинасының 3 нче катында була. Кабул итүгә 21-6-99 телефоны буенча шылтыратып алдан язылырга кирәк.