18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Югары Колчурино мәктәбе – җиңүче
"IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Конкурс быелның мартында старт алган иде. Бәйгедә катнашучы укучылар олыларга республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Моның өчен аларга баллар языла. Икенче этап нәтиҗәләре буенча районыбызның Югары Колчурино мәктәбе "Иң актив мәктәп"...
-
Әлки районында “Чыршы” дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә
20 декабрьдән башлап районда "Чыршы" дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә. Аның барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чыршыларны, наратларны законсыз кисү фактларын ачыклау өчен рейдлар уздырачак. Алар шулай ук ылыслы агачлар сатылган базарларда да була. Әгәр закон бозу очраклары ачыкланса, гаеплеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак.
-
Көзге чакырылыш буенча хезмәткә соңгы 5 призывник китәчәк
Алдагы якшәмбедә көзге чакырылыш буенча хезмәткә соңгы 5 призывник китәчәк. Россия Кораллы Көчләренә районнан 30 дан артык әлкилене озатканнар. Егетләребез әллә ни еракта түгел, Мәскәү, Түбән Новгород, Калуга җирләрендә хезмәт итәчәк. Үткән елның көзендә армиягә алынучылар, ил каршындагы бурычларын үтәп, туган ягыбызга кайта. Район хәрби комиссариатында 28 шундый егет исәпкә...
-
Билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында безнең укучылар уңышлы чыгыш ясады
Билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында узган Бөтенроссия ярышларында безнең укучылар уңышлы чыгыш ясады. Иске Тахталы мәктәбеннән Ксения Хәйруллина, Әнҗерәдән Илназ Рәхимов, Әхмәттән Ришат Сәгыйров, гимназиядән Шәүкәт Нуртдинов өченче урыннарны алдылар. Базарлы Матак мәктәбеннән Радмила Зәйнетдинова үз авырлыгында икенче булды. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Регина Нуртдинова, гимназиядән Салават Мәрдиев әлеге ярышларда...
-
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында Зыятдинов Касыйм икенче урынны алды
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында 120 кг га кадәрле авырлыкта Зыятдинов Касыйм икенче урынны алды һәм медаль, диплом белән бүләкләнде. http://streetfighting.ru/2012/01/
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Гөлсинә Мингәрәева)
Итле дә, итекле дә итә Әле менә газетада Ф.Мәхмүтовның "Тамак нишләтми" дигән кызыклы мәкаләсе басылды, ул да булса кәҗә турында. Сарык хакында нәрсә язасың, мескенкәем, ул алдына ни куйсаң, шуны ашый. Кәҗә кебек нәфесен сузып тирә-як бакчаларга "биләмгә" чыгып китми. Элек бит шәхси хуҗалыкларда сарыкларны 20-30 баштан да ким асрамадылар....
-
(СОРАШТЫРУ). Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?
Үзәк һәм республика газеталарында "Быел Яңа елны элеккечә купшы бәйрәм итә алмабыздыр, рубль аска тәгәри, бәяләр үсә, икътисад кризиста. Билне кысыбрак буарга туры килә", дигәнрәк хәбәрләр күренә. Сораштырулар да ил халкының Яңа ел табынына һәм бүләкләргә азрак акча тотарга җыенуын күрсәткән. Ә сезнең бу мәсьәләдә фикерегез нинди? Яңа елны кайда,...