19 март 2014 яңалыклары
-
Интернатта яшәүчеләргә бәйрәм концертлары, күчтәнәчләр, бүләкләр
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәйрәм көннәрендә төрле концертлар, хәйрия чаралары күп булды. Башта Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары зур концерт күрсәттеләр. Аннары өлкәннәр бик яратып район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын карадылар, алар алып килгән күчтәнәчләргә дә сөенештеләр. Демидовка авыл клубыннан "Рябинушка" ансамбленең бәйрәмчә чыгышы өлкәннәргә шәп кәеф бүләк итте....
-
Нәни пассажирның үз кәнәфие булсын
2013 елда район юлларында булган аварияләрдә 2 бала зыян күрде, махсус җайланмасыз гына утырып баручы бер бала һәлак булды. Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Шул вакытка туры китереп, республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция үткәрелә. Бу чарада мәгариф учреждениеләренең барысы да катнашачак, дип әйтә алам. Акция барышында күтәреләчәк төп...
-
21 мартта районда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә
Халыкны шәхси сораулар белән 8.00-11.00 сәгатьләрдә - нотариус, 11.00-14.00 сәгатьләрдә - юрист, 14.00-16.00 сәгатьләрдә прокуратура хезмәткәре кабул итәчәк. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге кабинетында - район хакимияте бинасының 3 нче катында була (Базарлы Матак, Крайнов ур., 54). фото schastie-ryadom.ru сайтыннан
-
Үткән атнада юл кагыйдәләре бозуның 79 очрагы теркәлгән
Үткән атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы теркәлде. Исерек килеш руль артына утырган 1 кеше тоткарланды. Район юлларында 2 транспорт һәлакәте булды. Бәхеткә, аларда зыян күрүчеләр юк.
-
Хәрби патриотик клублар көч сынашты
Чистай шәһәрендә Юрий Гагаринның тууына 80 ел, Валерий Чкаловның тууына 110 ел уңаеннан хәрби-патриотик клубларның республика ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылган зональ ярышларында "Йолдыз" клубы уңышлы чыгыш ясады. Әлеге бәйгедә Кама аръягының 7 районы командалары пневматик мылтыктан ату, автоматны сүтеп җыю, сафта йөрү һәм башка ярышларда осталыкларын сынадылар. Нәтиҗәдә безнең команда...