19 апрель 2017 яңалыклары
-
Май бәйрәмнәрендә өстәмә яллар
Быел биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1,6.7,8 һәм 9 май ял көннәре булачак.
-
Әлки районы полиция җитәкчесе 27 апрельдә Кошки һирлеге халкын кабул итә
27 апрельдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
-
Әлки районында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан төрле чаралар үткәреләчәк
28 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.
-
Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты тагын 20 урынга зурайды
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тагын 20 урынга киңәйде.
-
Әлки районы: Рафик Галләмовка министрдан рәхмәт
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, гражданнар оборонасын оештыруда һәм алып баруда, гражданнар оборонасы хезмәтләрен булдыруда актив катнашканы, шәхси өлешен керткәне өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Рафик Галләмовка Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Рәхмәт белдергән. Райондашыбызның Әлки районы гражданнар оборонасының транспорт хезмәте җитәкчесе булып...
-
Әлки районы Абдул Салман авылына 220 ел
Татар энциклопедиясендә (1том, 20 нче бит) Абдул Салманга XVII гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. Мәсәлән, 1678 елгы халык санын исәпкә алу документларында ,,Малый Салман" аталган биш йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан Кече Салман диеп аталучы инеш...