19 май 2015 яңалыклары
-
Артем Савинов яшьләр форумында икенче урынны яулады
Үткән җомгада Казанның IТ-паркында V Республика яшьләр форумы финалистларын бүләкләделәр. Конкурста җиңүчеләрнең берсе - Яңа Салман мәктәбе директоры урынбасары Артем Савинов. Әлеге конкурска 10 юнәлеш буенча 4 меңнән артык проект кергән. Артем Савинов эшләгән "Укучыларда коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү программасы Анти-К" проекты "Яшьләр коррупциягә каршы" юнәлешендә икенче урынны алган. Ә...
-
Ике автомобиль йөртүчене исерек килеш рульгә утырган өчен тоткарлаганнар
Үткән атнада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары төрле кагыйдәләр бозучыларга карата 92 беркетмә төзегәннәр. Ә ике автомобиль йөртүчене исерек килеш рульгә утырган өчен тоткарлаганнар. Тагын 6 кеше штрафны вакытында түләмәгән өчен җавапка тартылган.
-
Базарлы Матакның Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды
Район үзәгенең Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды. Әлеге тантанада Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Бүген бу парктан китәсе дә килми. Андагы матурлык, яшеллек күзне иркәли, күңелгә ял бирә. Ә бит кайчан гына биредә чүплеккә охшаган ташландык бер мәйдан иде. Район җитәкчеләре күз көеге булган...
-
Язгы чакырылыш буенча беренче төркем егетләр китә
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча беренче төркем егетләрне пәнҗешәмбе көнне озатачаклар. Базарлы Матактан, Иске Матак, Иске Чаллы, Юхмачыдан 6 егет тиздән билләренә солдат каешы буачак.
-
Узган атнада бер бәби дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада бер бәби дөньяга килгән. Әти-әнисенең икенче баласы булган кыз 15 майда - Халыкара гаилә көнендә туган.
-
Жанна Фрискеның хәле начарланган
yandex.ru 40 яшьлек Жанна Фриске инде ике ел баш миендәге яман шешкә каршы көрәшә. Апрельдә җырчы авыр химиотерапия процедураларыннан соң тернәкләндерү курслары узган иде. Табиблар яхшыга өметләндерде: Жаннаның хәле яхшыра бара, диелде. Ләкин җырчының күз күреме начарлана башлады. Көчле препаратлардан соң була торган хәл, күз күреме кире үз хәленә кайтачак,...
-
Саба районында юл фаҗигасендә берьюлы биш егет һәлак булган
Май бәйрәме көннәрендә Саба районының Ике басу Арташ авылына кара кайгы килде: 3 майда бу авылда берьюлы биш егетне соңгы юлга озаттылар. 2 майда кичке унда Сабадан авылга кайтканда егетләр утырган ВАЗ-2114 машинасы каршыга килгән "Мицубиси" таксиена бәрелә. 17-23 яшьлек биш егетнең дә гомере шундук өзелә. Мондый зур фаҗигане берәр...