Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Татарстанда «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты буенча 2025 ел азагына барлыгы 159 база станциясе урнаштырырга һәм модернизацияләргә планлаштырыла. Бу – шәһәр белән авыл арасында заманча цифрлы технологияләрдән файдалану мөмкинлегендәге тигезсезлекне киметүдә чираттагы адым.