19 август 2014 яңалыклары
-
Балалар иҗат йортында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды
Үткән атнада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды. Балалар иҗат йортына бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар, әти-әниләр җыелды. Иң башта әкият геройлары мәктәп, белем дөньясына багышланган кызыклы тамаша күрсәтеп балаларның күңелен күтәрделәр, аларның зирәклеген-тапкырлыгын тикшерделәр. Аннан соң балалар үзләре сәхнәгә чакырылды. Бу көнне аз керемле, ишле гаиләләрдә...
-
Депутатлыкка кандидатурасын кире алган
44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп үзен-үзе күрсәткән Шәйхетдинов Альберт Әсгать улының үз кандидатурасын кире алу хакындагы гаризасы нигезендә, территориаль сайлау комиссиясе бу кандидатны теркәү турындагы карарын юкка чыгарган. Бу хакта Алексеевск территориаль (округ) сайлау комиссиясе хәбәр итте. фото www.mediaport.ua...
-
“Хузангай” бөртеклеләр урагын төгәлләде
"Хузангай" кооперативында бөртекле культуралар урагы тәмамланды. 15 августка хуҗалыкта бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды. Елның игенчелек өчен авыр-корылыклы килүенә карамастан, биредә барысы 26 мең 500 тонна иген җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 24,1 центнер тәшкил итте. Аерым участокларда уңыш күпкә зуррак чыкты. Әйтик, Юксыл басуларында...
-
Янгын күзәтчелеге бүлеге Әлки районында “Уңыш-2014” күзәтү-профилактика операциясе үткәрә
Янгын күзәтчелеге бүлеге 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр районда "Уңыш-2014" күзәтү-профилактика операциясе үткәрә. Күзәтчелек бүлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм саклау белән мәшгуль 13 объект исәптә тора. Әлеге объектларда даими төстә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, контроль чаралары уздырыла. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урып-җыю техникасының янгын сүндерү чаралары белән...