20 февраль 2014 яңалыклары
-
Хәтер Маршы безнең районда
Республика Хәтер Маршы безнең районга да килеп җитте - 20 февральдә "Ватан" берләшмәсе әгъзалары Базарлы Матакта булдылар һәм әфганчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг үткәрделәр. Татарстанда мондый Маршлар узган гасырның 60 нчы елларында ук үткәрелә башлый. Аңа Казан вузлары студентлары нигез сала. Хәзер Марш бераз башкачарак үтә, әмма эчтәлеге һаман шул ук...
-
“Алексеевскдорстрой” юллар төзекләндерүгә әзерлекне бүгеннән алып бара
Әлеге предприятие бу елга да зур эшләр планлаштыра. Базарлы Матак-Мамыклы ягына юлны төзекләндерү өчен 6,4 мең тонна комлы-гравийлы катнашма ташып куйганнар. Ә Алексеевск-Югары Колок юлының 37-44 нче километрын ремонтлау өчен юл буена тау кадәр материал өйделәр - 31250 тоннадан артык ком-гравий катнашмасы чыгарылды. Кышкы сезонда юлчыларның эшләре тынып торса да,...
-
Түбән Әлки авылы янында фаҗига
19 февральдә сәгать кичке тугызлар тирәсендә Түбән Әлки авылы янында "ВАЗ" автомобиленә тапталып бер кеше һәлак була. Җәяүле ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, автомобиль трассасы буйлап барганда аны машина бәрдерә. Кызганыч, әмма җәяүле шул дәрәҗәдә каты яралана ки, аның гомере фаҗига булган урында ук өзелә. фото sanatate.md сайтыннан
-
Салкыннар килә
Ял көннәрендә безне 20 градустан да түбәнрәк суыклар көтә, дип кисәтә метеорологлар. 22 февральдә төнлә терекөмеш баганалары 20-25 градус, ә аязганда 31 градус салкынга кадәр төшәргә мөмкин. Көндез дә һава минус 15-20 градустан югары күтәрелмәячәк, диләр. Ә юлларда көчле бозлавык. Сак булыгыз!
-
“Ремтехсервис” җәмгыятендә инде җәй турында кайгырталар.
Биредә җиң сызганып техника ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Механизаторлар Рәшит һәм Ринат Хәмәтҗановлар, Гомәр Фәсахов Әүхәт Хәмәтшин, Фәрит Гәрәев комбайннарны төзекләндерү белән мәшгуль. Җәй җитүгә алар шул ук комбайннарда үзләре эшләячәк. Җәмгыятьнең теплицалары әлегә буш, әмма аларның өстен кардан чистартканнар инде, башка еллардагы кебек үк иртә язда яшелчә өлгертергә исәплиләр.