20 апрель 2016 яңалыклары
-
Безне алда күңелле ял көтә
30 апрельдә район үзәгендәге ял зоналарында "Сәламәтлек һәм ял көне" дигән исем белән бәйрәмнәр үткәрелә. Парклар һәм скверлар сезонын быел шулай тантаналы итеп башлыйлар. Базарлы Матактагы парклар инде җанлана башлады: яшь парлар балалары белән саф һавада йөри, олылар шунда вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрәләр. Ә 30 апрельдә район үзәгендәге...
-
Әлки районында иммунлаштыру атнасы үткәрелә
Россиядә, шул исәптән безнең республикада да 24-30 апрель көннәрендә иммунлаштыру атнасы үткәреләчәк. Бу чараны бөтен Европа уздыра. Кызганычка каршы, халыклар миграциясе дәрәҗәсенең гаять югары булуы куркыныч йогышлы авырулар таралуга китерә. Шуңа күрә дөньяда эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. Йогышлы авырулардан иң нәтиҗәле саклану чарасы - привика ясату. Соңгы елларда ата-аналар...
-
Әлмәттә шәһәр уртасында ике кабер барлыкка килгән?
Әлмәттә яшәүче берәү "Халык контроленә" шарлавыклы буалар янындагы ял итү зонасында ике күмелгән урын пәйда булуыннан зарланган.
-
Әлки районында бадминтон буенча тренер Фәрит Вәлиев булып китте
9 апрельдә безнең районда бадминтон буенча республика ярышлары булып узган иде. Шул уңайдан Чуаш Кичүе мәктәбенә Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, фәннәр кандидаты, республикада бадминтонны үстерүгә зур хезмәт куйган күренекле тренер Фәрит Вәлиев булып китте. Кунак мәктәбебезгә буш кул белән килмәгән иде. Ул безгә үзенең "Бадминтон в Татарстане" дигән китабын бүләк...
-
Әлки районындагы шәхси хуҗалыкларда 1497 баш сыер бозаулаган инде
Әлкилеләрнең шәхси хуҗалыкларында хәзерге вакытта 2729 баш сыер исәпләнә. Апрель уртасына аларның 1497 се бозаулаган. Районда 24 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килә. Алар кайда яхшы эшли, шунда бозаулар алу күрсәткече дә югары, халык та сөтне күбрәк сата. Борискино авыл җирлегендәге сыерлар тулысынча диярлек шул ысул белән каплатылган. Шәхси хуҗалыкларда 196...
-
Коточкыч: әлмәтле үз балаларын кыйнап яшәгән
41 яшьлек ир бер елдан артык 15 һәм 17 яшьлек ике баласын даими рәвештә кыйнаган.