Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы
9 ноябрьдә районыбыз Татарстанның һәм Чуашстанның чуаш әдипләре делегациясен кабул итте. Әлеге чара "Хузангай дәресләре" семинары буларак оештырылган иде.
12-23 ноябрьдә Татарстанда "Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит!" бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы уза.
10 ноябрьдә «Алинә» универсаль спорт залында татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге районара ярышлар Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышлап һәм «Спорт алкогольгә, тәмәкегә, наркотикларга каршы!» девизы астында үткәрелде. Көрәш келәмендә Аксубай, Алексеевск һәм Әлки районнарыннан 1995-1998 елларда һәм 1999-2004 елларда туган малайлар көч сынашты.
РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы тирында төз ату буенча бәйге оештырылды. Анда хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге ярыш 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә атап үткәрелде.
Түбән Әлки, Югары Матак, Түбән Колчурино авылларында модульле ФАПлар төзелеп бетеп, аларга электр, су, газ үткәрелде.
0