Эчкерсез мактауга, олы рәхмәткә лаек алар
…Туарга бер көн кала бала Ходайга мөрәҗәгать итә:
-Мин бик куркам. Ул дөньяда нишләргә тиешлегемне бөтенләй белмим.
-Мин сиңа Фәрештәмне бүләк итәрмен. Ул һәрчак янәшәңдә булыр, сине бөтен бәлалардан саклар,-ди Ходай.
-Аның исеме ничек?
-Анысы мөһим түгел. Син аңа барыбер әнием дип атаячаксың.