Һәр сәгатьне эшкә җигәргә
Кояш үзенә иптәшкә җилләрне дә чакырып, ашыга-ашыга туфрактан дымны суырырга өлгермәде, безнең якларда да әз-мәз яңгыр сибәләп китте. Һава температурасы да берникадәр төште.
Районыбыз басуларында ашлама кертү, тырмалау һәм туфрак әзерләү дәвам итә. Шул ук вакытта игенчеләребез чәчүгә дә кереште. Чәчү эшләрен беренчеләрдән булып "Ташбилге", "Юхмачы" отрядлары, "Тяминов", "Билданов" крестьян-фермер...