Иң оста каратэчылар – бездә
Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында кекусинкай-каратэ ("Ак пута") буенча ачык республика беренчелеге үткәрелде. Анда Марий-Эл республикасыннан, Казаннан, Лаеш, Спас һәм үзебезнең районнан 66 спортчы көч сынашты. Әлеге зур спорт бәйгесендә республиканың кекусинкай-каратэ милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский һәм кекусинкай-каратэ буенча республика студентлар федерациясе рәисе Юрий Белов катнаштылар.