Үсеш өчен яңа мөмкинлекләр
Яңа гына башланган елда безнең район төзүчеләре ни белән шөгыльләнәчәк? Нинди объектлар төзү планга кертелә, ә кайсылары ремонтланачак? Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Зарипов газетабызга мондый мәгълүмат бирде:
-Билгеле, республикада гамәлдә булачак программаларның барысы да районда чагылыш табыр дип әйтеп булмый, әмма авыл халкының,...