"Колос" кинотеатрына – яңа җиһазлар
Тиздән "Колос" кинотеатрында республика районнарының кино учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары киңәшмәсе уздырылачак.
Аңа әзерлек йөзеннән кинотеатрга шактый күп җиһазлар кайтарылган: методист бүлмәсе, җитәкче кабинеты җиһазланган. Яңа тавыш аппаратурасы, видеоплеер, музыкаль үзәк кино күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак, ә зур кондиционер тамашачылар өчен өстәмә уңайлык тудырачак.
Фото gazetaua.com сайтыннан.