Хәйруллин Хәйрия фонды Базарлы Матакның “Теремкәй” балалар бакчасына бик күп уенчыклар бүләк итте
Уенчыкларны бакчага Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе, Хәйруллин Хәйрия фонды директоры Ирина Волостнова тапшырды.
Төрледән-төрле туплар, курчаклар, машиналар, уйлау-фикерләү осталыгын үстерүче уеннарга нәниләр дә, аларның тәрбиячеләре дә сөенеп бетә алмады. Әйтергә кирәк, депутат Айрат Хәйруллинның районыбыз балалар бакчаларына беренче генә ярдәм итүе түгел. Узган ел Чуаш Борнаендагы "Чишмә"...