Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хатын-кыз һәм сугыш" темасына багышланган кичә үткәрделәр
Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды.
Залда утыручы пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре сугыш турында ишетеп кенә белмиләр. Фашист Германиясе Советлар Союзына бәреп кергән көннәрнең, дүрт елга сузылган авыр сугыш елларының тере шаһитлары алар.
Элекке тарих укытучысы Федор Казачкин Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, Гитлерның Россияне...