Түбән Әлки авылы янында фаҗига
19 февральдә сәгать кичке тугызлар тирәсендә Түбән Әлки авылы янында "ВАЗ" автомобиленә тапталып бер кеше һәлак була.
Җәяүле ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, автомобиль трассасы буйлап барганда аны машина бәрдерә. Кызганыч, әмма җәяүле шул дәрәҗәдә каты яралана ки, аның гомере фаҗига булган урында ук өзелә.
фото sanatate.md сайтыннан