Әлки районында Авыл хуҗалыгы министры булып китте
Бүген районда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.
Түбән Әлки авылында аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр каршы алды. Министр һәр фермер белән танышып, хуҗалыкларының ни хәлдә булуы, күпме терлек асраулары, никадәр продукция җитештерүләрен сорашты, үзенең киңәшләрен бирде....